Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борһанов: Татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләрне исемлеккә кертү эше башкарыла

1-9 сыйныфлар өчен “Татар теле – Татарстан Республикасы дәүләт теле”, “Туган тел”, “Туган телдә әдәбият” фәннәреннән уку программалары әзерләнгән.

Татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне исемлеккә кертү буенча эш алып барыла. ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “Казан-Экспо” үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе пленар утырышында шулай дип әйтте.

“Белем бирүдә коммуникатив технологияләрне гамәлгә кертү максатыннан, Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты белән берлектә, 1-9 сыйныфлар өчен “Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле”, “Туган тел”, “Туган телдә әдәбият” фәннәреннән үрнәк уку программалары федераль реестрга кертү өчен әзерләнде”, - диде министр.

Ул хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты буенча 1- 9 сыйныфлар өчен яңа буын укыту-методик комплектлар эшләнүен билгеләп узды. “Республикада милли мәгарифне үстерү концепциясе гамәлдә. Һәр районда аны тормышка ашыру буенча юл карталары эшләнгән. Республика мәктәпләрендә 7 тел – туган тел буларак өйрәнелә, 6 телдә белем бирелә”, - диде Рафис Борһанов.

Аның сүзләренчә, туган телләрне өйрәтү һәм туган телдә укыту мәсьәләләре буенча РФ Мәгариф министрлыгы белән тыгыз эш дәвам итә. “Без федераль стандартлар проектлары һәм туган телләрне укыту концепциясе буенча фикер алышуда актив катнашабыз”, - диде.

Министр “Туган тел”, “Туган тел әдәбияты” предметлары мәҗбүри өйрәнелүен искәртте. “Игътибарыгызны туган телдә белем алуга, туган телләрне өйрәнүгә хокукларны гамәлгә ашыру буенча дәүләт гарантияләре үтәлеше тиешлегенә юнәлтәсем килә”, - диде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев