15 август 2019 яңалыклары
-
Казанда 92 яшьлек әби, автобуста егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган
Гадәттән тыш хәл Груздев урамындагы 4нче йорт каршында булган.
-
Борһанов: Татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләрне исемлеккә кертү эше башкарыла
1-9 сыйныфлар өчен “Татар теле – Татарстан Республикасы дәүләт теле”, “Туган тел”, “Туган телдә әдәбият” фәннәреннән уку программалары әзерләнгән.
-
Рогозин «Казан» техникасы белән «Восточный» төзелешенең фотоларын бастырды
Татарстан компаниясе космодром төзелешенең генераль подрядчысы итеп 2017 елның декабрендә Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән.
-
Свердловск губернаторы самолетны кырга утырткан экипажга рәхмәт белдерде
Татарлар Дамир Йосыповка рәхмәт йөзеннән губернатордан Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен салдыруны хәл итүне сорый.
-
Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә яңа машина ачкычлары тапшырды
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Татарстан авылларында эшләүче участок уполномоченныйлары «Нива» и «Лада X-Ray» автомобиле иясе булды.
-
Камал театрында исәнләшкән өчен ташлама бирәчәкләр
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 21 августтан “Әдәпле тамашачы” акциясен башлап җибәрә. Акция кысаларында “Исәнмесез!?./Сез исәнме!?.» спектакленә ташламалар каралган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.
-
ШТРАФЫ АЗ, ОЯТЫ ЗУР
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында көн тәртибенә 7 материал кертелгән иде
-
Ялган аракыны фаш итик
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.
-
«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсе «МОЙ ДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» сервисында бер айда 4079 наказ җыйган
Гомумән алганда, мобиль кабул итү пунктларында, ишегалды очрашуларында һәм башка каналлар аша сайлаулардан партия адесына 12 мең наказ килгән.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре кысаларында ЦМК-шиналар заводында, яңа мәктәптә һәм спорт комплексында булды.
-
Омск тайгасында югалган өч яшьлек малай ике көннән соң табылган
Омск тайгасында югалган өч яшьлек малай ике көннән соң исән-сау табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.
-
Яңа уку елында Татарстан Республикасы сыйныф җитәкчеләре берлеге төзеләчәк
"Предмет укытучысын сыйныф белән җитәкчелеккә әзерләү бурычы тора", - диде министр.
-
Дәүләт архивына килүчеләрнең 90%ы хезмәт хакы, эш стажы турында мәгълүмат эзли
Пенсия күләмен билгеләү өчен кирәкле документлар архивларда саклана.
-
Канәфернең файдасы
Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле, Кытай медицинасында ул хәзер дә киң кулланыла. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.
-
Казанга WorldSkills чемпионатында катнашучыларның беренче делегациясе килде
«Казан» халыкара аэропортында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында катнашучы Иран вәкилләрен каршы алдылар.