Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ШТРАФЫ АЗ, ОЯТЫ ЗУР

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында көн тәртибенә 7 материал кертелгән иде

Саба шәһәр җирлегендә яшәүче ханым 16 яше тулмаган улының авылда скутер белән йөргәне өчен җавап тотты. Әни кеше улының эше бик тәҗел булганлыктан техникага утырганлыгын аңлатырга тырышса да, бер генә сәбәп тә кагыйдәгә искәрмә ясый алмый. Скутер белән 16 яшь тулмаган һәм махсус таныклык булмаган килеш идарә итү тыелган. Әни кешегә кисәтү ясалды һәм улын ныклы контрольдә тотарга кирәклеге искәртелде. Эзмә авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызга балалары янында спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен беркетмә төзелгән. Комиссиядәгеләргә андый хәлнең башка кабатланмаячагына ышандырды. Әлеге гаилә социаль яктан авыр гаиләләр исемлегенә куелды һәм тиешле вакытка кадәр ныклы контрольгә алыначагы әйтелде. Аңа 100 сум штраф салынды. Сатыш авыл җирлегендә яшәүче әти кеше балалары алдында спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен алдагы утырышларга да чакырылган иде. Бу юлы да комиссиягә килмәве сәбәпле, материалы үзеннән башка гына каралып, 300 сум штраф түләтергә дигән карар чыгарылды. Түбән Шытсу авыл җирлегеннән чит милеккә кул сузган яшүсмергә җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде. Шулай ук Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче ир-атка, даими эчкечелек белән шөгыльләнүе сәбәпле, әзерләнгән материал тикшерелде. Аңа 100 сум штраф салынды һәм социаль яктан авыр гаиләләр исемлегенә куелды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев