Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Борщ җыелмасы" арзаная бара: базарларда һәм ярминкәләрдә сезонлы яшелчәләргә бәяләр кимеде

Бәяләр кимү - Министрлар Кабинеты, партия, сәүдә челтәрләре вәкилләре, төбәк башлыклары һәм фермерларның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Партия катнашында бөтен ил буенча хәлне тотрыклыландыруны контрольдә тоту буенча эшче төркемнәр формалаштырылды, дип хәбәр итте «Бердәм Россия нең сезонлы яшелчәләргә бәяләр мониторингы буенча эш төркеме җитәкчесе, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев 4 август утырышында.

Аның сүзләренә караганда, базарларда һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр сизелерлек кимегән, анда фермерлар продукцияне турыдан-туры сата. Соңгы ике атна эчендә өстәмә сәүдә нокталары күп кенә төбәкләрдә барлыкка килде.

Ул искәрткәнчә, партия эре сәүдә челтәрләрендә дә, ярминкәләрдә дә мониторинг уздыра. Алдынгылар арасында Брянск өлкәсе (анда 500 дән артык рейд үткәрелгән), Курск, Ярославль өлкәсе, Кырым Республикасы һәм Саха (Якутия), Ханты – Манси автономияле округы.

"Шулай ук сәүдә челтәрләре һәм фермер берләшмәләре белән сәүдә бәясен киметү буенча эш алып барыла. Бу юнәлеш буенча Кырым Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы һәм Томск өлкәсе аерылып тора, алар инде берничә дистә очрашу уздырылган", - дип билгеләп үтте Алексей Гордеев.

Россия Федерациясенең 80нән артык төбәге тарафыннан бәяләрне киметү буенча барлык куелган бурычлар үтәлә, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов.

Партиянең барлык төбәк бүлекчәләре дә «борщ җыелмасы» на бәяләр белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тотты. Алар мониторинг алып баралар, сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр арасында социаль әһәмияткә ия продуктларга бәяләрне киметү турында килешүләр төзүне тәэмин итәләр. 53 төбәктә ритейлерлар белән 415 очрашу узды, РФнең 83 субъектында төп азык-төлек продуктларына бәяләрне билгеләү өчен сәүдә нокталары буенча 4,2 мең рейд үткәрелде. 59 төбәктә июль ахырыннан бирле 1200дән артык өстәмә ярминкә ачылды.

Партия һәм хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар нәтиҗәләр бирә, дип билгеләп үтәләр төбәкләрдә. Липецк өлкәсендә бәяләр уртача 14% ка кимүгә ирешкәннәр. Июль азагында «Бердәм Россия» эш төркеме вәкилләре анда сәүдә челтәрләрендә сезонлы яшелчәләргә бәя иң аз булганда – 10-15% булачак, дип килеште.

Калуга өлкәсендә бәрәңге һәм кыярга бәяләр кимү тенденциясе күзәтелә, гомумән алганда, яшелчә кытлыгы юк. Регионда яшәүчеләр Ростов, Мәскәү һәм Волгоград өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Удмуртиядән, Түбән Новгородтан, Кырымнан җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе сатып ала алалар. Төбәктә бәяләр белән хәлнең тотрыклылануын сәүдә өстәмәләре белән аңлаталар – ул аерым товарларга 10% тан артмый.

Исегезгә төшерәбез, 19 июльдә партия мәйданчыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчелеге һәм регионнар башлыклары, сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмә узды. Анда ике атна дәвамында кайбер продуктларга бәяне киметүне тәэмин итәргә мөмкинлек биргән конкрет чаралар яңгыратылды. Бәяләр мониторингы буенча эшне координацияләү өчен Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев җитәкчелегендә эшче төркем формалаштырылган.

21 июльдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә Президент «Бердәм Россия» һәм Хөкүмәтнең сезонлы яшелчәләргә бәяләрне киметү буенча тәкъдимнәрен хуплады һәм төбәк башлыкларына ярминкәләрнең санын ким дигәндә ике тапкыр арттыру эшен контрольгә алырга кушты. Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, партия һәм РФ Хөкүмәте алып бара торган азык-төлеккә бәяләрне контрольдә тоту эшенә профильле министрлык һәм ведомстволарны, шулай ук монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләрен активрак кертергә кирәклеге ачыкланды.

Чыганак: er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев