5 август 2021 яңалыклары
-
Татарстанда «Безнең геройлар» әдәби марафонына гаризалар кабул итү башланды
Заявка кампаниясе 2021 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк.
-
6 августка һава торышы
6 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +9..+14˚, көндез +23..+28˚ градус.
-
Положение о проведении районных соревнований, посвящённых ко Дню Физкультурника
.
-
"Гербарий - үсемлек паспорты" темасына әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү эше
Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре шифалы үләннәрне күзәтте, аларны танырга өйрәнде. Аларның нинди авыруларга файдалары булуын карадылар, ничек кулланырга кирәген кабатладылар һәм “Шифалы үләннәр” дип аталган альбом-гербарий ясадылар.
-
Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында “Куркынычсызлык әлифбасы!” шөгыле үтте
Балалар бакчасының һәм педагогик коллективның төп бурычы – балаларның физик һәм психик яктан сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту. Төрле чыныктыру чаралары белән рәттән балалар пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Бу максатны тормышка ашыру өчен Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Богавеева Г.Ш. “Куркынычсызлык әлифбасы!” дип исемләнгән шөгыль үткәрде.
-
Коммуналь хезмәтләрнең фатирга көтмәгәндә тикшерү белән киләчәге хакында кисәттеләр
«Торак фондының сакланышын» тикшерү ешлыгы 3 айга бер тапкырдан да артып китмәскә тиеш.
-
Яшел Үзәндә балаларга таяк белән кизәнгән тәрбиячене эшеннән азат иткәннәр
Әлеге хезмәткәрне төп педагог ялда вакытта 15 июньдә ашыгыч килешү буенча эшкә алган булганнар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #34/ "Ъ, Ь" хәрефләре
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Кече Шыңарда «Яшьләр белән тормыш ямьле» концерты үтте
31 нче июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре студентлар һәм яшьләрнең «Яшьләр белән тормыш ямьле» дип исемләнгән традицион концерты оештырдылар. 15 нче юбилей концерты узган авыл мәдәният йорты территориясе актив һәм шат күңелле кешеләрнең кечкенә иленә әверелде. Бәйрәмгә барысы да кушылды: яшь малайлар һәм кызлар, яшьләр дә, үзләрен яшь дип санаучылар да.
-
Россия Финанслар министрлыгы иткә салым кертелмәячәк дип белдерде
Бу мәсьәлә турында бернинди фикер алышулар да юк, дип хәбәр ителде ведомствода.
-
“Комбайн” операциясе бара
Республикада 20 июльдән 20 августка кадәр “Комбайн-2021” операциясе игълан ителде. Район территориясендә профилактик чараны Гостехнадзор бүлеге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре үткәрәчәк. Операция бөртекле культураларны урып-җыю вакытында куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән. Рейдлар вакытында ашлык җыю комбайннарының янгын куркынычсызлыгы чаралары – янгын сүндерү чаралары, су белән флягалар, көрәкләр, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителеше тикшерелә.
-
"Борщ җыелмасы" арзаная бара: базарларда һәм ярминкәләрдә сезонлы яшелчәләргә бәяләр кимеде
Бәяләр кимү - Министрлар Кабинеты, партия, сәүдә челтәрләре вәкилләре, төбәк башлыклары һәм фермерларның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе.
-
"Сабантуй" спорт мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерә
29-30 июль көннәрендә Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы кубогының 5 нче этабы булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да көч сынашты. Садыков Салават түгәрәк стендта ату буенча икенче урынга лаек булды. Шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Шиһапов Илгиз 1 нче разряд үтәде. Салават белән Илгизне (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович) уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да сынатмауларын теләп калабыз.
-
Ни өчен банк кертемнәре бүгенге көнгә кадәр шулай киң кулланыла?
Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.
-
Роспотребнадзор коронавирустан ярты ел саен ревакцинация үтәргә тәкъдим итә
Яңа штаммнардан саклану өчен ярты елга бер тапкыр ревакцинация үтү кирәк, диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.