“Комбайн” операциясе бара
Республикада 20 июльдән 20 августка кадәр “Комбайн-2021” операциясе игълан ителде. Район территориясендә профилактик чараны Гостехнадзор бүлеге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре үткәрәчәк. Операция бөртекле культураларны урып-җыю вакытында куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән. Рейдлар вакытында ашлык җыю комбайннарының янгын куркынычсызлыгы чаралары – янгын сүндерү чаралары, су белән флягалар, көрәкләр, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителеше тикшерелә.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев