Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында “Куркынычсызлык әлифбасы!” шөгыле үтте

Балалар бакчасының һәм педагогик коллективның төп бурычы – балаларның физик һәм психик яктан сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту. Төрле чыныктыру чаралары белән рәттән балалар пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Бу максатны тормышка ашыру өчен Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Богавеева Г.Ш. “Куркынычсызлык әлифбасы!” дип исемләнгән шөгыль үткәрде.

Ул балаларны ут сүндергеч һәм кошма белән таныштырды. Балалар кулдан тегелгән, төтеннән саклый торган битлекләрне киеп карадылар. Ахырдан “Песи йорты” дип исемләнгән мультфильмны карап алган белемнәрен ныгыттылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев