Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Безнең геройлар» әдәби марафонына гаризалар кабул итү башланды

Заявка кампаниясе 2021 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән «Безнең геройлар» дип исемләнгән әдәби марафонга гаризалар кабул итә.

Марафонның максаты-Муса Җәлил һәм аның  әдәби-шигъри мирасына игътибар җәлеп итү, талантлы шагыйрь-һәвәскәрләрне ачыклау һәм бүләкләү, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә тарту. Марафонда 16-36 яшьлекләр катнаша ала. 

«Безнең геройлар» марафоны ике юнәлеш буенча уза: индивидуаль иҗади башкару һәм 3 кешедән торган төркем белән башкару. Катнашу өчен, Муса Җәлил шигырен яки җәлиллеләр турында видеога язарга, музыкаль ярдәм, актерлык уенын һәм башка иҗади алымнарны кулланып укырга, ә аннан соң видеога сылтама беркетергә кирәк. Җиңүчеләр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 16-23 август көннәрендә гугл-форма аша билгеләнәчәк. Алар төркем номинациясендә 50 мең сумга кадәр электроника кибетенә бүләк сертификатлары һәм аерым номинациясендә 30 мең сум акча алачак.

Бүләкләү  25 августта шагыйрьне искә алу көнендә булачак. Җиңүчеләр 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында узачак тантаналы чарага чакырылачак.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев