Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коммуналь хезмәтләрнең фатирга көтмәгәндә тикшерү белән киләчәге хакында кисәттеләр

«Торак фондының сакланышын» тикшерү ешлыгы 3 айга бер тапкырдан да артып китмәскә тиеш.

Коммуналь хезмәткәрләр алдан кисәтмичә генә фатирдагы счетчикларны тикшерергә килергә мөмкин. «Защита» Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әгәр төрле исәпләү приборларын, шулай ук аларның күрсәткечләрен тикшерү турында сүз бара икән, бу очракта гамәлдәге законнар буенча кулланучыны, фаразланган датаны һәм вакытны күрсәтеп, тикшерү үткәрү датасына кадәр 14 көн алдан кисәтеп куярга кирәк», — диде эксперт.

Миронов билгеләп үткәнчә, гражданин күрсәтелгән датадан баш тартырга һәм фатирга килү өчен үзенә уңайлы вакытны тәкъдим итәргә мөмкин. Коммуналь хезмәтләрнең абонентның фатирына алдан килешенгән вакытта керергә хакы бар. «Торак фондының сакланышын» тикшерү ешлыгы 3 айга бер тапкырдан да артып китмәскә тиеш.

Аның сүзләренчә, визит датасы турында килешеп булмаса — фатирга тикшерү белән килеп тә, ә тикшерүчеләрне кертмәгәннәр икән, бу очракта алар акт төзеп, судка мөрәҗәгать итәчәк. Суд исә коммуналь хезмәткәрләрне фатирга кертү турында карар чыгарачак. 

Фото: vatantat.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев