Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңарда «Яшьләр белән тормыш ямьле» концерты үтте

31 нче июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре студентлар һәм яшьләрнең «Яшьләр белән тормыш ямьле» дип исемләнгән традицион концерты оештырдылар. 15 нче юбилей концерты узган авыл мәдәният йорты территориясе актив һәм шат күңелле кешеләрнең кечкенә иленә әверелде. Бәйрәмгә барысы да кушылды: яшь малайлар һәм кызлар, яшьләр дә, үзләрен яшь дип санаучылар да.

Ачык һавада, кич буе җырлар, шигырьләр, мәзәкләр һәм күңелле тавышлар яңгырады. Дәртле биюләр тамашачыларның кәефен күтәрде, алар яшьләр белән бергә җырлады һәм биеде. Бәйрәм ахырында яшьләр өчен дискотека булды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Чара чын-чынлап якты һәм кызыклы килеп чыкты, барысы да бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев