Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Сабантуй" спорт мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерә

29-30 июль көннәрендә Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы кубогының 5 нче этабы булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да көч сынашты. Садыков Салават түгәрәк стендта ату буенча икенче урынга лаек булды. Шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Шиһапов Илгиз 1 нче разряд үтәде. Салават белән Илгизне (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович) уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да сынатмауларын теләп калабыз.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев