Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бозда һәм суда сак булам"

Казан шәһәрендә “Бозда һәм суда сак булам” рәсемнәр һәм видеороликлар республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Оештыручылар конкурста катнашучы барлык балаларга зур бәйрәм ясадылар. Коткару эшләрендә кулланылучы махсус техника, кинологлар хезмәте, коткару кораллары белән таныштырдылар. Шәмәрдән 1 нче “Әкият” балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар (җитәкчеләре - Садыйкова М.Н., Прокопьева З.Т.) видеороликлар конкурсының җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев