Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәгъбан аеның 15нче кичәсе - изге Бәраәт кичәсе якынлаша

Мөселман динен тотучылар өчен изге айлардан саналучы Шәгъбан аеның икенче ункөнлеге башлана. Шәгъбан аеның исеме - гарәпчә "тәшәгабә" дигән сүздән килеп чыккан, ул "тарала" дигән мәгънәне белдерә, ягъни бу айда изгелек дөньяга тарала. Бу айны хөрмәтләп изгелекләрен арттырган бәндәләрнең Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын да ярлыкап, киләсе елда бәла-казалардан саклаячак. Чөнки...

Мөселман динен тотучылар өчен изге айлардан саналучы Шәгъбан аеның икенче ункөнлеге башлана. Шәгъбан аеның исеме - гарәпчә "тәшәгабә" дигән сүздән килеп чыккан, ул "тарала" дигән мәгънәне белдерә, ягъни бу айда изгелек дөньяга тарала. Бу айны хөрмәтләп изгелекләрен арттырган бәндәләрнең Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын да ярлыкап, киләсе елда бәла-казалардан саклаячак. Чөнки бу айны Аллаһы Тәгалә махсус "Пәйгамбәребез ае" дип билгеләгән. Бу айда кылынган изге гамәлләрнең савабы 70 тапкыр арттырылачак һәм алар күкләргә күтәрелгәндә бернинди дә каршылыкка очрамаслар. Шәгъбан аеның 15нче кичәсе - олуг Бәраәт кичәсе (23 июньгә туры килә). Хәдисләрдә бу кичәне намаз укып, ә көндезен ураза тотып үткәрү турында да әйтелә. Аллаһы Тәгалә бу кичәдә: "Тәүбә кылучы бармы? Мин - Ярлыкаучы", "Саулык-байлык сораучы бармы? Мин бирүче", - дип әйтәчәк, диелә. Изгелек кылырга ашыгыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев