21 июнь 2013 яңалыклары
-
21 июнь 2013 - 12:04Иҗат, сәнгать һәм спорт буенча уңышларга ирешкән Саба районы укучылары җылы якларга ял итәргә киттеИҗат, сәнгать һәм спорт буенча уңышларга ирешкән һәм балалар хәрәкәте, балалар думасының актив әгъзалары булган өчен безнең район укучылары өчен Кырым өлкәсенә берничә путевка бүленде. Саба гимназиясеннән 7нче сыйныфны тәмамлаган Саттарова Гөлназ "Чайка" дип аталган балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена ял итәргә китте. Лагерьда ял итү - сәнгать юнәлешендә талантлы...
-
21 июнь 2013 - 11:45Сак булыгыз: амброзия дигән зарарлы чүп орлыгыннан хайваннар агуланырга, ә кешеләр чирләргә мөмкинЯзгы чәчү вакытында «Агрофирма Вамин» хуҗалыкларына, Оренбург ягыннан китерелгән көнбагыштан, амброзия дигән карантин чүп орлыгы да ияреп кайтты. Әлеге зарарлы орлык, "Россельхознадзор"ның тәлабе буенча, кире җибәртелеп, табигатькә зыян булдырылмыйча калды. Амброзия дигән үсемлек басуларны чүпкә батыра, хайваннар өчен агулану очраклары булса, кешеләрдә поллиноз дигән аллергия авыруы китереп чыгарырга момкин. Чәчүлек...
-
21 июнь 2013 - 11:27Шәгъбан аеның 15нче кичәсе - изге Бәраәт кичәсе якынлашаМөселман динен тотучылар өчен изге айлардан саналучы Шәгъбан аеның икенче ункөнлеге башлана. Шәгъбан аеның исеме - гарәпчә "тәшәгабә" дигән сүздән килеп чыккан, ул "тарала" дигән мәгънәне белдерә, ягъни бу айда изгелек дөньяга тарала. Бу айны хөрмәтләп изгелекләрен арттырган бәндәләрнең Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын да ярлыкап, киләсе елда бәла-казалардан саклаячак. Чөнки...
-
21 июнь 2013 - 10:46“Сәйлән” фольклор коллективы Чабаксарда үтәчәк Чувашия республикасы көннәре фестивалендә катнашачак22-25 июньдә район мәдәният йортының "Сәйлән" фольклор коллективы (җитәкчесе Энҗе Нурисламова) Чабаксарда үтәчәк Чувашия республикасы көннәре фестивалендә катнашачак. Коллектив Чабаксар халкын йола фольклоры белән таныштырыр, татарлар яшәгән авылларда концерт куяр дип көтелә.
-
21 июнь 2013 - 10:26Сабада Россия һәм Европа чемпионнары катнашында бокс буенча чемпионат узачак23 июньдә 17 сәгатьтә Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан спорткомплекста Россия һәм Европа чемпионнары катнашында бокс буенча чемпионат узачак. Керү бушлай. Рәхим итегез.
-
21 июнь 2013 - 10:02Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен беликБөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән район хакимияте ярдәме белән тиздән Сабаның хәтер китабы дөнья күрәчәк.
-
21 июнь 2013 - 09:18Пүкәл авылында җырга-моңга гашыйк, сәләтле халык яшиБез үзебез Казанда яшәсәк тә, Эзмә авыл җирлегенә караган Пүкәл авылына еш кайтып йөрибез. Бу авылда, чын мәгънәсендә, җырга-моңга гашыйк, сәләтле халык яши. Үзешчәннәр төрле бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган концерт программалары белән авылдашларының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп яшиләр. Май аенда хәйрия концертлары белән үз авылларыннан тыш тагын 12 авылда чыгыш ясап, мәчет...
-
21 июнь 2013 - 09:11Республика кадастр палатасы директоры урынбасары Айрат Хәбибрахманов сабалыларны кабул итә25 июнь көнне район кадастр палатасында республика кадастр палатасы директоры урынбасары Айрат Илдар улы Хәбибрахманов гражданнарны кабул итә. Очрашуга 884362-2-38-55 телефон номеры аша алдан язылып куярга мөмкин. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана. Безнең адрес: Саба, Завод урамы, 19 йорт, 203 бүлмә.