Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пүкәл авылында җырга-моңга гашыйк, сәләтле халык яши

Без үзебез Казанда яшәсәк тә, Эзмә авыл җирлегенә караган Пүкәл авылына еш кайтып йөрибез. Бу авылда, чын мәгънәсендә, җырга-моңга гашыйк, сәләтле халык яши. Үзешчәннәр төрле бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган концерт программалары белән авылдашларының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп яшиләр. Май аенда хәйрия концертлары белән үз авылларыннан тыш тагын 12 авылда чыгыш ясап, мәчет...

Без үзебез Казанда яшәсәк тә, Эзмә авыл җирлегенә караган Пүкәл авылына еш кайтып йөрибез. Бу авылда, чын мәгънәсендә, җырга-моңга гашыйк, сәләтле халык яши. Үзешчәннәр төрле бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган концерт программалары белән авылдашларының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп яшиләр. Май аенда хәйрия концертлары белән үз авылларыннан тыш тагын 12 авылда чыгыш ясап, мәчет төзелешенә акчалата ярдәм дә күрсәткәннәр. Һәр эшнең уңышлы башкарылуы оештыручыларның осталыгына бәйле. Бу чараларны үткәрүдә клуб мөдире Зөлфия Сәйфетдинова белән китапханәче Лилия Әхмәтҗанованың тырышлыгы бәһасез. Концертта мәктәп балалары да, эш яшендә булучылар да, студентлар да катнашты. Мәдәни чараларның дәвамлы булуын телибез. Авыр хезмәт белән көн күргән авыл хезмәтчәннәренә мондый ял чаралары бик кирәк.

Рәфкать Ибраһимов.

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев