Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда бәрәңге уңышын җыйнау дәвам итә

Бәрәңге уңышын җыйнау дәвам итә. 252 гектар мәйданның 232 гектарыннан 16011 центнер "икенче икмәк" җыйнап алынган. Районда бәрәңге игүче бердәнбер фермер, Олыяз авылыннан Кәбир Хуҗинның бәрәңгесе елына күрә уңышлы булган. - Җиде гектар мәйданда утырткан идек, бүген төгәллибез, Алла бирса, бер-ике сызык кына әйләнәсе калды. Уңышны әле тулаем санап карамадык,...

Бәрәңге уңышын җыйнау дәвам итә. 252 гектар мәйданның 232 гектарыннан 16011 центнер "икенче икмәк" җыйнап алынган. Районда бәрәңге игүче бердәнбер фермер, Олыяз авылыннан Кәбир Хуҗинның бәрәңгесе елына күрә уңышлы булган.

- Җиде гектар мәйданда утырткан идек, бүген төгәллибез, Алла бирса, бер-ике сызык кына әйләнәсе калды. Уңышны әле тулаем санап карамадык, шулай да гектарына 250 центнер чамасы бар. "Удача" сортын утырткан идек, безнең бәрәңге басуы ташлы елга янында, шуның суын сиптердек, - ди фермер. Хуҗалыкларда хәзер төп көч кукуруз җыйнауга куела. Биш меңгә якын кукуруз мәйданнарының 1533 гектары урылган. Барлыгы 44193 тонна силос әзерләнгән. Көзен эшкәртеләсе 34400 гектар мәйданның 17333 гектарында эш башкарылган. Шуның 5324е тирәнәйтеп эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев