Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңгенең кадере киттеме?

Авыл халкы бәрәңге утырту хәстәрен күрә башлады. Бакчасын эшкәртә, баздан бәрәңгесен чыгара, орлыгын юнәтә. Әлеге мәшәкатьләр бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче эре хуҗалыкларда, фермерларда тагын да күбрәк. Республикада әлеге эш белән ныклап шөгыльләнүче районнар бармак белән генә санарлык.

Авырлыклар булса да, Арча, Кукмара, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Тукай районнарында яшелчә­че­лек белән шөгыльләнәләр әле. Татарстанда иң зур бәрәңге мәй­даннары да шушы районнарга туры килә. Ә Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Ютазы районнарында бәрәңге бик аз күләмдә игелә. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бир­гән мәгълүматлар буенча, бә­рәңге игү мәйданнарын соңгы биш елда Биектау, Балтач, Балык Бистәсе районнары киметкән.  

 
Бәрәңге сатылмый

Арча районында бәрәңге үс­те­рү белән шөгыльләнүче “Ак барс” агрокомплексы ширкәте, “Кырлай”, “София”  кебек берничә эре хуҗалык бар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов сүзләренә караганда, быел “София” хуҗалыгы бу эш белән шө­гыль­ләнүдән туктарга да мөмкин икән.

 

– Алар 100–150 гектар мәй­данда бәрәңге игәләр иде. Быел бөтенләй утыртмабыз, дип торалар, чөнки сата, урнаштыра алмыйлар. Җитмәсә, бәясе дә бик түбән.


Бәлки язга таба бәясе бераз артып, кәефләр күтәрелер дигән өметләр дә акланмады. 15–20 сум булса да, шөгыльләнерләр иде әле. Узган ел көзен җәфаланып 11 сумга сатып яттылар. Күпләп сатучылар 7-8 сумга кадәр төшер­де­ләр. Арзан булгач, хуҗалыкларның гайрәте чигә, әлбәттә. Ә бит чыгымы күп. Вакытында җирен эш­кәр­тергә, чәчүлек орлыгын юнәтер­гә, агуын сибәргә, рәт араларына керергә, махсус техника сатып алырга, саклар өчен яхшы подваллар булдырырга, яшелчәне урнаштырырга кирәк. Соңгы елларда гына да дүрт-биш хуҗалык бә­рәңге үстерүдән туктады, – дип ачынып сөйләде Ринат Гатиятов.


Ел саен 100 гектар тирәсе мәйданда бәрәңге чәчә торган “Ак барс” агрокомплексының баш агрономы Рөстәм Мөхәм­мә­диев тә, быел, бәлки, әлеге мәй­даннар ки­ме­телер, диде. Ул да урнаш­ты­руның “иң зур проблема” булуын яшермәде.


– Сатып алучыларның таләп­ләре бик югары хәзер. Бәрәңгене башта әрчеп, турап, аннан пешереп карыйлар. Шуннан соң да алалармы, юкмы әле? Бик нык сайланалар. Бәрәңге бик күбәеп киттеме? Әллә аны бөтенләй аша­мый башладылармы? Шуны аңлап җиткерә алмыйм. Бәясе дә бигрәк арзан инде. Көз-кыш көн­нәрендә 8 сумнан саттык. Яз көне бераз артмасмы дип өмет­ләнгән идек, ки­ресенчә килеп чыкты. Хәзер 7 сумнан җибә­рә­без. Казан яр­минкә­ләрендә 8-9 сумнан саттык. Бә­рәңгенең үз­кыйммәте 4-5 сумга чыга. Сатылса, чыгымнар капланыр иде дә ул, сатылмый бит, – дип көр­сенә агроном.  


Чәчү мәйданнарын арттыр­мауның һәм киметүнең тагын бер сәбәбе бар. Саклау урыннары җи­тешми икән. Моннан тыш, бәрәңге авыруларының да ел­дан-ел артуыннан зарланды Рөс­тәм Мө­хәм­мәдиев. Фитофтороз, альтернариоз, парша, фузариоз кебек авыруларга каршы көрә­шер өчен төрле препаратлар алырга туры килүен әйтте.


– Төрле вируслар да күбәйде. Элек бер орлыкны дистәләгән ел утыртканнар. Хәзер 3-4 елдан соң алыштырырга кирәк. Орлыкларны Германиядән дә кайтартабыз, үзе­безнең селекция белән дә эшлибез, – ди ул.  
  
Көндәшлек зур

Без бәрәңгене чыннан да азрак ашый башладык микәнни соң? Әллә күпләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, сә­ламәт тукланулары “икенче ик­мәк”не читкәрәк куеп, башка төрле яшел­чәләрне күбрәк куллануга китер­гәнме? Бер ел элек мондый фикерне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан да ишетергә туры килгән иде. Татарстан авыл ху­җалыгы фәнни-тик­шеренү инс­титутының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалие­ваның да фикер сөреше шундыйрак булып чыкты.


– Халык, аеруча яшьләр хәзер бәрәңгене азрак ашый башлады. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да бер кеше елга уртача 100 кг бәрәңге куллана иде. Әле­ге күр­сәткечләр елдан-ел кими бара. Европада бу сан бөтенләй 50-60 кг гына калган. Бәрәңге үстерү мәй­даннары чын­нан да кимеде бит. Республикада 6 мең гектар дип санала. 1970 нче елларда 70 мең гектар шәхси ху­җа­лыкларда, шуның кадәрле колхозларда игелә иде югыйсә. Егер­ме ел элек 20 мең гектар мәй­данны биләп тора иде бә­рәң­ге, – ди ул. 


Ләкин шулай да бәрәңгенең аз сатылуын халыкның аны аз ашавына гына да кайтарып калдырырга ярый микән? Үзебезнең фермерлар эре кибет челтәр­ләренә узып керә алмаганда, анда башка тө­бәкләрдән кайтарылган яшелчә тулып ашкан. “Магнит”, “Пятерочка” кебек эре ки­бетләр челтәренә кереп чыктык. “Пя­терочка”га йө­рү­челәр үзе­безнең бәрәңгене ашый икән. Шунысы сөендерде. Дөрес, килограммы ярминкәләрдә тәкъ­дим ител­гәннән кыйммәтрәк. Ки­беттә Кукмара районыннан ки­терелгән “икенче икмәк” 22 сум 99 тиен тора. Ә менә “Магнит” кибет­ләрендә, чыннан да, Самара өлкәсе һәм Пермь краеннан кайтарылган бәрәңге сатыла. Юылган, чистартылган, ялтырап тора. Килосы 21 сумнан алып 40 сумга кадәр җитә.


Фәния Җамалиева фикерен­чә, бәрәңге мәйданнары кимесә дә, уңыш күләме арта.


 – Яшермим, көндәшлек тә зур, – ди ул. – Мәскәү тирәләрендә бәрәңгене бик күпләп үстерәләр. Элек халык “икенче икмәк”не базардан ала иде. Хәзер исә кыш буе башка төбәкләрдән ките­рел­гән ризыкны кибеттән алып ашый. Сата алмыйлар бит без­некеләр. Ә үстерү кыйммәт. Бер гектар мәй­данда бәрәңге үстерү өчен 100–150 мең сум кирәк. Сата алмаган очракта, шуның ка­дәрле акча җилгә очкан булып санала. 

“Икенче икмәк” булса, яшибез


Соңгы елларда халык шәхси биләмәләрендә дә бәрәңгене азрак утырта башлады, дигән фикерне ишетергә туры килә. Ринат Гатиятов та соңгы елларда шәхси ху­җалыкларда бәрәңге мәйдан­нары яки киметелгән, яки бө­тенләй бетерелгәнлеген әйтте.


 – Хәзер бәрәңге бакчаларына печән чәчәләр, чөнки шулай ук урнаштыру белән проблемалар бар. Ун-унбиш ел элек халык үзеннән артканны кибетләргә куеп сата, зур-зур машиналар белән килеп, җыеп йөрүчеләргә озатып җибәрә ала иде. Шуннан хәйран гына акча эшләп кала иде. Без үзебез дә бәрәңгене өчәр бакча утырта торган идек. Хәзер арт бакчаны да киметеп бетереп, өчтән бер өлешенә генә утыртабыз. Үзебезгә ашарга җи­тәрлек кенә булсын дибез. Дө­ре­сен әйткәндә, хәзер бәрәң­генең кадере бетте, – ди­гән нәтиҗә ясый әңгәмәдәшем.


Кайбер кешеләр бәрәңге үс­терүдән акрынлап читләшә барса да, андыйларның саны азрак булуына ышанасы килә. Шәһәрдә яшәп, берничә сутый бакча ки­шәр­лек­ләрендә бәрәңге үсте­рүчеләр саны да кимеми. Узган ел шәхси хуҗалыкларда 47,9 мең гектар бәрәңге үсте­рел­гән.


– Юк, бәрәңгесез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Рә­хәтләнеп утыртабыз да, сөенә-сөенә ашыйбыз. Ул уңган елны күбесенчә бәрәңгеле ризыклар әзерлибез. Уртага ярып та, мичтә тәгәрәтеп тә, кыздырып та ашыйбыз. Уңыш начаррак булганда, ярма, макарон ризыклары күб­рәк пешерелә. Шуңа күрә безнең авылларда буш торган бәрәңге бакчалары юк. Тәрбияләр кешесе булмаган ялгыз картлар гына утыртмый калырга мөмкин. Бә­рәңге булса, яшибез, – ди Азнакай районыннан Зәлифә Мостафина.  


Фәния Җамалиева бакчасына бәрәңгесен утыртып, мул уңыш алуга өмет иткән халыкка киңәш­ләрен дә әйтте. Аның фикеренчә, бәрәңге игүдә иң мөһиме – төрле авырулар белән зарарланмаган, кыш дәвамында яхшы сакланган орлык утырту. Утыртыр алдыннан орлыкны көл, марганцовка кебек микроэлементлар белән эш­кәртеп чыгу да файдалы. Ни өчен дигәндә, орлыкны саклау өчен тиешле шарт­лар җитешмәү сәбәпле, орлыкка дип калдырылган бә­рәңге озын кыш дәвамында күп төрле авыруларга дучар ите­лергә дә мөмкин. Чәчүлекне өч-дүрт ел саен алыштырып торма­саң, уңы­шы елдан-ел кими, ди ул.


Сортларга килгәндә, шәхси хуҗалыклар өчен институт га­лимнәре бәрәңгенең “Рокко” сор­тын утыртырга киңәш итә.


– Һава температурасы 8 градус­тан арткан булса яхшы, чөнки бәрәңге җылы җиргә утыртылырга тиеш. Җир салкын булса, бәрәңге туңып, шытып китә алмый. Авыруларга да тиз бирешү­чән була. Кояш астында тотып, борынлатып утырт­кан бәрәңге дә салкында стресс кичерә. Шытымнары авырырга мөмкин. Шу­ңа күрә ашыгып утыртмаска ки­ңәш итәм. Мул уңыш алыр өчен туфракны вакытында эшкәртү дә мөһим. Бәрәңгене 15 май тирә­ләрендә утырту яхшы булыр. Аңа кадәр бәрәңге күзә­нәк­ләрен “уятыр” өчен бер-ике атна җылыда тотарга кирәк. Аннан соң җирне ял иттерү дә, бәрәңге утырта торган участокны алыштырып тору да хәерле, – диде ул.    

Фото: https://pixabay.com | Couleur

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев