Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтен дөньядан килгән журналистлар Миңгәр Сабан туенда кунак булды

Чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре төрле бәйгеләрдә катнашкан, чәк-чәктән авыз иткән һәм көрәш буенча Дөнья чемпионаты финалын караган.

Кичә Саба районының Миңгәр авылында узган төнге Сабан туенда ФИФА тарафыннан аккредитацияләнгән чит ил (Аргентина, Австралия, Бөекбритания, Испания, Һиндстан, Колумбия, Германия, Франция, Япония һ.б.) журналистлары бәйрәмнең мактаулы кунаклары булган.

Журналистлар Миңгәр Сабан туена «Казан Арена» стадионында узган Франция - Австралия матчыннан соң барганнар. Юлда аларга гид инглиз һәм рус телләрендә милли бәйрәм турында сөйләгән. Миңгәрдә беренче эш итеп Сөембикә манарасын хәтерләткән кунакханә комплексының биек бинасына караганнар.

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты финалы быелгы Сабан туеның иң югары ноктасы булган. Келәмдә кырыктан артык илдән килгән батырлар җиде үлчәү категориясендә бил алышкан. Россия җыелма командасы әгъзалары – Төмән өлкәсеннән Альберт Рәхмәтуллин һәм Татарстан вәкиле Ренас Кәлимуллин үз үлчәү категорияләрендә батыр калган. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов та катнашкан.

Көрәш ярышы концерт программасы белән үрелеп барган. Чит ил кунаклары өчпочмак, токмачлы аш, казылык, пылау һ.б. милли ризыклардан авыз иткән. Аларга чәк-чәк һәм көрәшкә багышланган китаплар бүләк иткәннәр.

Миңгәр Сабан туе зур салют белән төгәлләнгән.

Фото: tatar-inform.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев