Реклама
Буа шәһәре прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, районның бер авылында яшәүче 51 яшьлек ир-ат һәм аның әнисе арасында тавыш чыга. Исерек ир кеше анасының башына суга, күкрәк читлегенә тибә, кыйный. Нәтиҗәдә, әни кешенең уң як бот сөяге сынып, авыр тән җәрәхәтләре ала. Р. га карата РФ Җинаять Кодексының 111 нче маддәсе...
Буа шәһәре прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, районның бер авылында яшәүче 51 яшьлек ир-ат һәм аның әнисе арасында тавыш чыга. Исерек ир кеше анасының башына суга, күкрәк читлегенә тибә, кыйный. Нәтиҗәдә, әни кешенең уң як бот сөяге сынып, авыр тән җәрәхәтләре ала. Р. га карата РФ Җинаять Кодексының 111 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таныды, дип яза "Байрак" газетасы.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз