Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда суга батып үлгән балалар былтыргыга караганда бишкә күбрәк

Татарстанда барлыгы 79 кешенең гомере су астына китеп өзелгән, былтыргыга караганда, бу 27 кешегә күбрәк.

Быел Татарстан сулыкларында тугыз бала батып үлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, бишкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең сулыкларда халык иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте.

Татарстанда барлыгы 79 кешенең гомере су астына китеп өзелгән, былтыргыга караганда, бу 27 кешегә күбрәк. Суга егылу сәбәпле, 5-12 яшьтәге дүрт бала, рөхсәт булмаган җирдә коенган өчен биш бала батып үлгән. Белгеч барлыгы алты бала коткарылганын әйтте.

«Барлык очракларда да балалар янәшәсендә ата-аналар булмаган. Балаларны йөзәргә өйрәтергә кирәк», — диде Регина Гаязова. Ул көймәләргә дә жилетсыз утырмаска киңәш итте. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев