Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел алкоголь куллану китереп чыгарган авырулар 14 процентка үскән: эчкечеләр тәрәзә чистарткычка кадәр алып эчә

Соңгы вакытта "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукция әйләнеше белән бәйле рәвештә туган вәзгыять нык кискенләште. Медицинада кулланыла торган дезинфекцияләүче сыекчаларны гына түгел, хуҗалык кирәк-ярагы сатыла торган кибеттәге тәрәзә чистарткычка кадәр эчүчеләр бар. Шулай итеп, "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукция аерым категория гражданнарның (эчкечеләр, амораль тормыш алып баручылар һ.б.) кулына җиңел генә килеп...

Соңгы вакытта "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукция әйләнеше белән бәйле рәвештә туган вәзгыять нык кискенләште. Медицинада кулланыла торган дезинфекцияләүче сыекчаларны гына түгел, хуҗалык кирәк-ярагы сатыла торган кибеттәге тәрәзә чистарткычка кадәр эчүчеләр бар. Шулай итеп, "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукция аерым категория гражданнарның (эчкечеләр, амораль тормыш алып баручылар һ.б.) кулына җиңел генә килеп керерлек товар булып йөри. Моның нәтиҗәләре бик күңелсез. Сәламәтлек саклау оешмалары белешмәләреннән күренгәнчә, алкоголь куллану китереп чыгарган авырулар быел 14 процентка үскән. Әлеге вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан Республикасының этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын тикшерүне тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе сәүдә оешмаларына "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукцияне сатуны туктату мәсьәләсен өйрәнү тәкъдиме белән хатлар җибәрде. Моннан тыш инспекция иске үрнәктәге махсус федераль маркалар белән тамгаланган алкоголь продукциясе сатуның 2015 елның 1 гыйнарына кадәр рөхсәт ителүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта Россия Хөкүмәтенең 775 санлы карары (27.07.2012) нигезендә иске үрнәктәге акциз маркалы алкоголь продукциясен 2015 елның 1 сентябренә кадәр сатарга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев