Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы 11нче сыйныф укучыларының БДИ бирү графигы билгеде булды

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыруның бердәм расписаниесе проектын әзерләде. 2014 елда БДИны вакытыннан алда шушы көннәрдә биреп булачак: рус теле буенча имтиханны тапшыру - 21 апрельгә, чит телләр, география, тарих һәм химия -...

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыруның бердәм расписаниесе проектын әзерләде.

2014 елда БДИны вакытыннан алда шушы көннәрдә биреп булачак: рус теле буенча имтиханны тапшыру - 21 апрельгә, чит телләр, география, тарих һәм химия - 24 апрельгә, математика - 28 апрельгә, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ), биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика 5 майга куелган. Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар өчен өстәмә көн итеп 8 май куелган.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 26 майдан алып 11 июньгә кадәр билгеләнгән. 26 майда - география, рус әдәбиятыннан; 29 майда - бөтен укучылар өчен тапшыру мәҗбүри булган рус теленнән; 2 июньдә - чит телләр, физикадан; 5 июньдә - бөтен укучылар өчен тапшыру мәҗбүри булган математикадан; 9 июньдә - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан; 11 июньдә -җәмгыять белеме, химиядән сынау тотарга мөмкин.

Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар өчен 16, 17, 18, 19 июньдә резерв көннәр куелган.
Бердәм дәүләт имтиханын бу срокларда тапшырырга мөмкинлеге булмаган билгеле бер кешеләр өчен 7-16 июль көннәрендә өстәмә вакыт билгеләнә. Бу халык телендә "икенче дулкын" дип йөртелә. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев