Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган

«Ока» машинасын йөртүче билгесез юнәлештә китеп бара, шуңа күрә аның шәхесен ачыкларга мөмкин булмый.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Яр Чаллы янында М7 федераль юлының 1044 нче чакрымында «Ока» һәм «Лада Калина» бәрелешкән. «Ока» машинасы ян ягына ауган һәм яна башлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр Яр Чаллының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 12.06 сәгатьтә килеп ирешә. 72 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге өч минут эчендә фаҗига урынына килеп җитә. Алар килешкә «Ока» машинасын йөртүче билгесез юнәлештә китеп бара, шуңа күрә аның шәхесен ачыкларга мөмкин булмый. «Калина» йөртүчесенә коткаручылар психологик ярдәм күрсәтә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дүрт минут эчендә - янгынны, аннан соң машиналарның аккумуляторларын сүндерә.

Гадәттән тыш хәл Чаллының Сидоровка бистәсендә килеп чыккан.


 

 
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X