Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда ата ике улын үтерүдә гаепләнә

Кичә, 6 гыйнварда көндез, Яр Чаллы каласының Рәис Беляев урамындагы йортларның берсендә фатирда 36 һәм 26 яшьлек ир-егетләрнең үле гәүдәләре табылган: алар пычак белән кадап үтерелгән. Шушы факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Чаллы каласы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче...

Кичә, 6 гыйнварда көндез, Яр Чаллы каласының Рәис Беляев урамындагы йортларның берсендә фатирда 36 һәм 26 яшьлек ир-егетләрнең үле гәүдәләре табылган: алар пычак белән кадап үтерелгән. Шушы факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Чаллы каласы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше "а" пунктында каралган ("Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү") җинаять эше кузгатылган.

Һәлак булганнарның 63 яшьлек атасы шушы җинаятьне кылу шиге белән тоткарланган. Алдан чыгарылган версия буенча, җинаять кылуда шикле кеше олы улы исерек килеш кайтканда өендә булган. Кайткач, улы йокларга яткан. Аннары бераздан кече улы кайткан: анысы да исерек булган, атасына кычкырынган. Ата кеше пычак алган да кече улына12 тапкыр, олысына 14 тапкыр кадаган. Аннары ашыгыч медицина ярдәме машынасы чакырган.

Ир кеше гаебен тулысынча таныган. Якын арада тикшерүчеләр аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк. Суд медицина экспертизалары билгеләнгән, шулай ук тикшерү буенча, расламалар җыю һәм ныгыту максатында, башка чаралар үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, диелә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X