Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллылы дустыннан 300 мең сум акча урлаган

Яр Чаллы шәһәре суды Рамис Таһировны урлауда гаепле дип тапты. 7 март көнне саунада ял иткәндә 36 яшьлек чаллылы дустының банк карталары салынган акча янчыгын урлый. Су процедуралары спиртлы эчемлекләр кулану белән чиратлаштырыла. Кичке 11ләр тулганда, 29 яшьлек зыян күрүче йоклап китә, торгач, дустының, аның белән бергә акча янчыгының да...

Яр Чаллы шәһәре суды Рамис Таһировны урлауда гаепле дип тапты. 7 март көнне саунада ял иткәндә 36 яшьлек чаллылы дустының банк карталары салынган акча янчыгын урлый.
Су процедуралары спиртлы эчемлекләр кулану белән чиратлаштырыла. Кичке 11ләр тулганда, 29 яшьлек зыян күрүче йоклап китә, торгач, дустының, аның белән бергә акча янчыгының да юкка чыгуына тап була. Бу хакта ул полициягә хәбәр итә. Тиздән хокук сакчылары шикләнелүчене тоткарлый. Рамис Таһировның карталарның берсеннән 300 мең сум акча салдыруы ачыклана. Шуның 100 меңен ул инде тоткан була.
Рамис Таһиров гаебен таный һәм салынган зыянны кире кайтара. Шикләнелүче соравы буенча карар суд тикшерүеннән башка чыгарыла. Суд аны 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте, диелә РФ Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәрендә.
"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев