Чәчәкләр яшелчәләрне саклый. Ниндиләре? [+фото]
Чәчәкләр яшелчәләрне авырулардан саклый дип ишеттем. Көннәр җылынгач, чәчәкләр тиз баш калкыта. Тиз генә орлык чәчеп үстерер идем. Кайсы чәчәкләр яшелчәләр өчен аеруча файдалы икән? Сәрия МИФТАХОВА. Казан, Орловка.
БӘРХЕТ ЧӘЧӘК
Аны буразна яки түтәл арасына утыртырга кирәк. Алар бәрәңге һәм помидорны нематодадан, кишерне кишер чебененнән, кәбестәне күбәләктән саклый. Ул шулай ук бодайны, клеверны да фузариоздан коткара. Моннан тыш, бәрхет чәчәк төнәтмәсе борчак, кәбестә, алмагач, чия, слива, кара карлыган, крыжовниктагы гөбләне куркыта. Моның өчен чиләкнең яртысы тулганчы чәчәк өзеп, чиләк тулганчы су салып, ике тәүлек төнәтегез. Шуннан соң сөзеп, 40 гр сыек сабын өстәгез. 6 яшькә кадәр агач һәм куакның 10 квадрат метрына 2 л, өлкәнрәк агачка 6-8 л сибегез. Бәрхет чәчәк медведканы да куркыта. Аның өчен кипкән чәчәкне җир казыганда кертергә кирәк.
НАСТУРЦИЯ
Бу чәчәкне алмагач, чия төбенә утыртсагыз, җәй буе матурлыкка сокланырсыз. Ә көзен шул чәчәкне җиргә казып кертәләр.
Настурция помидордагы ак канатлы күбәләкне куркыта.
КАЛЕНДУЛА
Аны астра күршесенә утыртырга кирәк. Ул астраны фузариоз (гөмбәчек) авыруыннан саклый.
РОМАШКА
Ул кәбестәне һәртөрле корткычтан коткара. Аны яздан җимеш агачлары төбенә утыртсагыз, җимешашар һәм башка корткычлар якын килмәс. Ромашка үскән җирне гөблә һәм нематода яратмый. Шулай ук ул тычканнарны да куркыта.
ПЕТУНИЯ
Ул кузаклыларны корткычлардан, астраны фузариоздан саклый.
ЛАВАНДА
Әлеге чәчәк кырмыска, гөблә, көя күбәләген куркыта.
ГӨЛБАДРАН
Түтәлләрне кырмыскалардан саклап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев