Татарстан башкаласында хәләл "Казан" торты тәкъдим иттеләр. Ул шәһәрнең гастрономик символы булачак.
Тортны 50 ел элек шушы исемдәге торт рецепты нигезендә әзерләгәннәр. Аның эчендә чәк-чәк, корт һәм кипкән җимешләр бар. Сатуга бу баллы ризык августта, WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты финалына чыгачак.
Тортның 100 граммында 500 килокалорий бар диелә. Аны әзерләгәндә бары тик табигый азык-төлек кенә кулланыла. Әлеге вакытта "Казан" торты сертификация уза. Ул шулай ук "Хәләл" тамгасы да алырга җыена. Ингредиентларның табигыйлыгы турында тортны саклау вакыты да сөйли - ул нибары 72 сәгать.
Авырлыгы 1 кг 8000 г тәшкил иткән "Казан" торты кибетләрдә якынча 1 мең сум торачак.
Моннан тыш, сатуда "Казан" нәни печеньелар һәм пирожныйлар да чыгармакчылар.

Фото: http://matbugat.ru


Нет комментариев