Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүп ташый торган машинаның сары яки соры контейнерлар җыйганын тикшерергә мөмкин

Соңгы 5 айда чүп ташучының коры һәм эшкәртелми торган калдыкларны бутаган бер генә очрагы да расланмаган.

Һәркем чүп ташый торган машинаның сары яки соры контейнерлар җыйганын тикшерә ала. Коры һәм эшкәртелми торган калдыклар хәтта сортларга аеру станциясендә дә катнашмый. Бу хакта «Татар-информ»га «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарә компаниясе генераль директоры Сергей Богатов сөйләде.

Эш башында оператор, чыннан да, чүп ташый торган машинада барысы да бер күчкә кушылу проблемасы белән очрашкан. Әмма бу идарәче компаниянең аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырып, аларның графигын һәм урнаштыру фактын хәбәр итмәве белән бәйле булган.

«Еш кына, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары ягыннан да, чүп ташый торган бер үк машинаның сары һәм соры контейнерны бергә алып китә дип, зарлануларын ишетәм. Әмма соңгы 4-5 айда барлык идарәче компанияләр аерым туплауга тулысынча күчкәннән соң бер генә факт та расланмады», - диде Богатов.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X