Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына зур бурыч йөкләнә

Хәзерге заманда, гаиләдәге мохит чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим роль уйный. Нинди мохиттә тәрбияләнүенә карап, бала тирә-юньгә яраклаша, аның үз-үзенә ышанычы арта, үзен кирәкле кеше итеп хис итә. Ә Бердәм дәүләт имтиханнары бала өчен бигрәк тә стрессларга китерә торган чор. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына зур бурыч йөкләнә....

Хәзерге заманда, гаиләдәге мохит чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим роль уйный. Нинди мохиттә тәрбияләнүенә карап, бала тирә-юньгә яраклаша, аның үз-үзенә ышанычы арта, үзен кирәкле кеше итеп хис итә. Ә Бердәм дәүләт имтиханнары бала өчен бигрәк тә стрессларга китерә торган чор. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына зур бурыч йөкләнә. Алар, беренчедән, баланың алдагы матур киләчәге аның үз кулында икәнен төшендерергә тиеш. Ләкин бу сөйләшүләр вакытында ата-аналардан сабырлык, баланың күңел халәтен аңлау, акыл белән эш итү таләп ителә. Имтиханнар алдыннан ата-аналар балаларына һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш, чөнки якыннарының терәк-ярдәмен сизмәгән баланың үз-үзенә ышанычы кими, ул алда торган сынаулар алдында каушап калырга мөмкин.

Ата-аналар балаларына имтиханнар вакытында гына түгел, ә аңа әзерлек чорында ук ярдәм кулы сузарга тиеш. Мәсәлән, алдагы елны мәктәпне бетергән укучылар белән аралашу, бала укырга керергә теләгән уку йортына «Ачык ишекләр» көненә бару. Иң мөһиме - баланы һәр килеп чыккан кыенлыктан үзенә уңай чишелеш табып, жиңеп чыгарга өйрәтергә кирәк.

Әгәр дә балагыз сез теләгәннән начаррак билге ала икән, аны ачуланырга кирәкми, киресенчә, икенче юлы бу хәл кабатланмасын өчен сез аңа төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиешсез.

Берничә киңәш:

- Имтихан алдыннан баланың тынычлыгын бозмагыз, бу тест барышында тискәре йогынты ясарга мөмкин.

- Балага имтиханнарга шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Аңа әзерлек барышында берәү дә комачаулык итмәсен.

- Өйдә тестларны чишеп кабатлаганда вакытны чамаларга һәм дөрес итеп бүлергә өйрәтегез. Балага имтиханга кергәндә сәгать тагып җибәрегез.

- Баланың туклануына игътибар итегез. Балык, эремчек, чикләвек, өрек җимеше баш мие эшчәнлеген яхшырта.

- Имтихан алдыннан баланың тиешенчә ял итүенә, йокысын туйдыруына игътибар итегез.

- Баланын үз-үзенә ышанычын арттырырга ярдәм итегез.

Иң мөһимен исегездә тотыгыз: имтиханнан соң баланы тәнкыйтьләмәгез. Бу киңәшләрдән тыш, баланы безнең районыбызда урнашкан психология үзәгенә алып килә аласыз. Биредә педагог-психологлар, сенсор бүлмә сезгә ярдәмгә килер. Безнең адрес: Б.Сабасы, К.Гали урамы, 40 йорт. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X