Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын балны "ялган"ыннан ничек аерырга?

Бал сатып алу сезоны башланды. Әмма бал алганда сак булырга һәм алданмаска кирәк. Шикәр комы кушып сатыла торган балны чын бал бәясенә сатып алу бер дә сөендерә торган хәл түгел. Махсус Сезнең өчен чын балны аеру алымнарын барладык.

Бал бик күп чирләрдән дәва, көн саен иртән бер чәй кашыгы бал кабып кую организм өчен көчле дәва, энергия һәм витаминнар чыганагы.

Ә хәзер чын бал сатып алырга өйрәник.

фото:http://kakmed.ru

1. Балның исе - иң беренче күрсәткеч

Төрле кушылмалар, сироплар кушылмаган, кайнатылмаган-эретелмәгән балдан хуш ис, бал исе, чәчәк килергә тиеш.

2. Чын бал - озак саклана

Ясалма бал бик тиз куера, аның шикәре төпкә утыру очраклары да бар. Аннан куерганда ул ике төсле булып, чын балдан аермалырак итеп куера.

3. Чын бал - куе була

Яңа гына аертылган булса да, чын бал куе була. Аңа бал кашыгын тыгып алып карап була: бал акрынлап, куе булып агарга тиеш.

4. Чын бал шундук таралып китми

Агызганда, бал башта таучык сыман җыйнала, аннан гына җәелә.

5. Салфетка белән тикшерергә дә мөмкин

Салфеткага бер тамчы бал тамызып карарга кирәк, әгәр бал тамчысы янында юеш тап хасил булса, димәк, нидер кушканнар. Чын бал тамчысы формасын озак тота, җәелеп китми.

Менә шундый гади киңәшләр. Әлбәттә, ышанычлы ысул - белгән, тикшерелгән кешеләрдән генә алу. Шикле урыннарда, арзан бәягә кызыгып бал алып, аның чынлыгында икеләнү - бераз көлке хәл.

http://baltasi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев