Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә машина бирделәр

Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә машина бирделәр

Дагыстандагы Сабан туеның абсолют батыры Махачкала көрәшчесе Хәйбула Магомедовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләк итеп машина бирделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтехәбәр итте.

Президент бүләген абсолют батырга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дагыстан Хөкүмәте җитәкчесе Артём Здунов тапшырды. 

Беренче Көньяк Сабан туе милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган. Дагыстан Сабан туенда көрәштә 24 кеше көч сынашкан. Алар барысы да Дагыстаннан булган. Иң зур авырлык категориясе — 85 кг.

Үз категориясендә җиңү яулаганнарга суыткыч бүләк иткәннәр. Абсолют батыр тәкә һәм машина алган.

Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев