Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мондый болытларны күргән юк иде әле

Биш минут эчендә Балтач районы авылларына дистәләрчә миллион сумлык зыян килде. Дүшәмбе көнне төш алдыннан Балтач районы авыллары шомлы караңгылыкка чумды. Көньяктан көнбатышкача бөтен күкне каплап алган болытлар куркыныч төстә, бик кызу тиз­лектә килде. Арага "кереп кысылган", күктән җиргә тоташкан сәер ак полоса үзе үк күңелдә хәвефне арттырды. Давылдан соң...

Биш минут эчендә Балтач районы авылларына дистәләрчә миллион сумлык зыян килде. Дүшәмбе көнне төш алдыннан Балтач районы авыллары шомлы караңгылыкка чумды. Көньяктан көнбатышкача бөтен күкне каплап алган болытлар куркыныч төстә, бик кызу тиз­лектә килде. Арага "кереп кысылган", күктән җиргә тоташкан сәер ак полоса үзе үк күңелдә хәвефне арттырды.

4-2
Давылдан соң төзекләндерү эшләре башланды

"Мондый болытларны күргән юк иде әле", - диеште соңыннан өлкәннәр дә.
Дөрестән дә, тирә-якта булган давыл-зилзиләләр дә моңа кадәр безне читләп үтә иде шул. Ә бу юлы эпицентр бездән бер чакрымда булган Иске Салавыч авылына, аның да берничә урамына туры килде. Анда җил шул дәрәҗәдә көчле була: өйләр-каралтылар селкенә.


- Кеше сөйләсә, ышанмас идем, үзем күреп торганда, теп­лицабызны өй, лапас өстеннән очыртып алып китте, - дип сөйли Сүрия. - Лапастан сүткән шиферларны өйнең сайдингларына кадап чыкты...


Ул көнне авыл өстендә очкан әйберләрне сөйләп, тасвирлап бетерә алмыйлар. Туганнары­бызның 6-7 ир-ат көчкә күтәрер­лек зур теплицасын да күрше­ләренең өе аша очыртып, капка төпләренә чыгарып куйган. "Без­нең бакчада бер теплица бар, тик ул безнеке түгел, безнеке кайдадыр" дип шаклар катучысы да, "абзарның 20 шиферын кубарган, безнең территориядә берсе дә юк" дип зарланучысы да булды. Әнә Фатыйховларның өр-яңа йортларының түбәсен янә­шәдәге бакчаларына күче­реп утырткан, ә кирпечтән төзел­гән стеналарын нигезенә кадәр диярлек сүткән. Давыл яңа-иске, шифер-калай, зур-кечкенә дип аерып тормастан, юлында очраган һәр­нәрсәне тузгытып-туз­дырып барган. Өч кеше колачларлык агачларны да йомычкага телгән, таш баганаларны да төбе белән каерып аткан, электр линияләрен метрлап "тураган"...


Галиевләрнең түбәсе төзек калып та, каминнан төзелгән кыекны (фронтонны) ничек сүтте икән дип аптырашкан идек, баксаң, каршыдагы ындыр табагы склад­ларының берсеннән сүткән тактаны, әлеге кирпеч­ләрне җимереп, чормага ук бәреп керткән икән. Ярый әле бераз аскарак - тәрәзәләргә туры килмәгән дә, өй эченә кереп, хуҗаларга зыян китермәгән дип шөкер итәрлек.
Гомумән, давыл узганнан соң әлеге урамнарны карап чык­кач, үлем-китем булмавы үзе бер могҗиза икән, дип куясың. Иң нык зыян күргән ындыр табагы, ферма террито­рия­ләрендә дә бу вакытта кешеләр була бит әле, давыл башлангач, өйләренә ашыгучылар да урам тулы. Ындыр табагыннан эштән кайтучы улым утырган җиңел машина түбә­сенә дә шифер төшә, бәхеткә, үзләренә дә зыян килми, түбә дә өлешчә генә зарарлана. Шифер, агач бәреп кергән машиналар да шактый була ул көнне. Кунакка кайткан бер ирнең өр-яңа чит ил машинасын да аямый давыл. Урамнан баручы бер трактор өстенә электр чыбыклары өзе­леп төшә. Ярый әле куркыныч болытлар кил­гән­дә бездә алдан ук электрны "өзәләр", шул сәбәп­ле генә фаҗига булмый кала...


- Ферма-ындыр табагындагы берсеннән-берсе зур 15 бина түбәсез калды. Запас ашлык та күп иде, 200әр тонна орлыклык борчак, арпа гына бар иде. Алар барысы да су эчендә калды. Складлар яңа ашлык кабул итүгә әзерләп бетерелгән иде диярлек, хәзер барысын да өр-яңадан башларга туры килә. Бер генә объект та чиратка куя торган түгел, шунлыктан үзебезнең көч белән генә башкарып чыгып булмаячак, читтән дә бригадалар чакырабыз. Үзебезнең өч бригада эшли башлады инде. Чистартуга барлык белгечләрне, эшче-хез­мәткәрләрне тупладык, шунлыктан анысы бик оешкан төстә эшләнде. Авылда боз яумаса да, кукуруз, борчак басуларына боз да зур зыян салган, - дип сөйли шушы җирлектәге "Татарстан" җәмгыяте җитәк­чесе Айнур Нотфуллин.


- Бездә шәхси хуҗалыкларга ул кадәр зыян килмәде, әмма берничә ферма, агач эшкәртү цехы, мәдәният йорты түбәләрен сүтте, аларны ремонтлый башладык инде, - ди "Кызыл юл" ху­җалыгы рәисе Фердинант Хәй­руллин. - Шунысына сөенәм: соңгы елларда төзелгән яңа объектларга зыян килмәде.


- Давыл 9 авылга, 165 шәхси хуҗалыкка төрле дәрәҗәдә зыян салды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. - Әлегә гомуми зыян турында конкрет сан юк, аны исәпләү дәвам итә. Әмма инде сүзнең дистә миллионнар турында баруы хак. Инде күпләр каралты-курасын тәртип­кә китерде дип беләм.

29 июнь көнне булган көчле давылдан Арча, Саба, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск, Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга районнарына зыян килде. Бу давылда үлем-китемнәр дә булды. Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз үлгән. Аның өстенә пыяла төшкән. Ә 87 яшьлек әби өстенә өй стеналары ишелеп, аны хастаханәгә озатканнар. Мамадышта да күңелсез хәл килеп чыккан. 44 яшьлек ир-егет өстенә электр чыбыгы төшеп үлгән.

("Ватаным Татарстан", /№ 95, 03.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев