Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллина 20 ел элек төшкән фотосын күрсәтә [+фото]

Мәктәп елларын кем генә сагынмый икән? Танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның мәктәп бетергәненә дә 20 ел була икән.

Хатирәләрен яңартып, Дилә инстаграм битендә 20 ел элек классташлары белән бергә төшкән фотоны урнаштырды. Мәктәп елларыннан ук Дилә җыр-моңга гашыйк, талантлы бала булып үскән икән.

«Әлеге фото 20 ел элек төшерелгән. Дистәләгән еллар узып, әлеге фотоны табырлар дип кем уйлаган! Мәктәп белән минем иң якты хатирәләрем бәйләнгән. Уку безгә бер дә авыр бирелмәде, киресенчә, без теләп белем алдык. Шул ук вакытта, ял итә дә белдек: походлар, бәйгеләр, ярышлар мәктәп тормышын тагын да кызыклы итә иде. Без сыйныфта барыбыз да дус идек. Еллар узу белән, дуслыгыбыз тагын да ныгыды. Хәзер инде без гаиләләребез белән аралашып яшибез» дип яза Дилә Нигъмәтуллина.

Фото Дилә Нигъмәтуллинаның инстаграм битеннән алынды

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев