Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллина Казанга кайткач кына аңына килгән

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бер дә таныш булмаган яшь парның туенда бушка чыгыш ясаган! Ничек шулай килеп чыкканын без җырчының үзеннән белештек. "Билгеле алып баручы Ирина Дранкова җитәкчелегендәге "Сезнең көн" ("Ваш день") бәйрәм студиясе оештырган "Хыялдагы бушлай туй" дип аталган проект кысаларында килеп чыкты ул.

Проектта җиңеп чыккан яшь пар Булат һәм Степаниаданың туенда чыгыш ясадым. Катнаш никах булса да, туйда татарлар да бик күп булды. Минем белән бергә Альбина Апанаева һәм Мөнир Рахмаев та җырларга тиеш иде. Әмма һәркайсының үз сәбәпләре аркасында, алар килә алмадылар. Ул көнне яшьләрне котларга барганчы, Хәйрия концертында да катнаштым. Бөтен чыгышларыма да гонорар түләнә димим, араларында менә шундый проектлар да очрый, аларда да бик теләп катнашам, - ди җырчы.
Сабантуйлар, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясаудан тыш, бу көннәрдә Дилә "Шундый яратам" дип исемләнгән җырына клип та төшереп йөри икән. Якын араларда әлеге иҗат җимешен радиолардан да ишетергә мөмкин булачак.
"Бер-бер артлы чыгышлар, гастрольләр, йокысызлык сәламәтлеккә уңай тәэсир итми шул. Барнаулдагы Сабан туе алдыннан өч көн йокламаган идем. Бик эссе көнне өсте ачык сәхнәдә өч сәгать чыгыш ясап, кунакханәгә көч-хәл белән кайтып аудым. Хәлем китеп, аңымны җуйганмын. Ярый әле, абыем Булат янымда булды. "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Дарулар биргәннән соң йокыга киткәнмен. Казанга кайткач кына ныклап торып аңыма килә алдым", - дип сөйләде безгә җырчы.
Дилә белән кызы Сәфинә җәй башында Сочига барып ял иткәннәр иде инде, сентябрьда янәдән диңгез буена җыеналар икән.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев