Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллинаның юбилеена акча түләп керергә туры килә

Бу көннәрдә җырчы Дилә Нигъмәтуллина 35 яшьлек юбилеена әзерләнеп йөри икән.

Бәйрәмне җырчы үзенчәлекле итеп гаиләсе, дуслары, яраткан тамашачысы белән бергә 26 май көнне билгеле бер ресторанда билгеләп узарга ниятли, ди. Барысы бергә җыелуның тагын бер җитди сәбәбе бар - Дилә "Шул да җитә" дип аталган альбомын да тәкъдим итәргә җыена.
- Ресторанга 250 кеше чакырулы. Аларның 200е яраткан тамашачым булса, 50се - чакырылган кунакларым - туганнарым, иҗатташ дусларым, бик күптәннән тыгыз элемтәдә торучы журналистлар һәм җанатарларым, - дип сөйләгән Дилә "Шәһри Казан"га. - Билет 500 сум тора. Шуңа өстәп ресторанның дипозиты - 1000 сум. Тамашачым үкенмәс дип ышанам. Өч сәгатьлек иҗади кичәдә аларны биюләр, җырлар, төрле бүләкләр һәм, әлбәттә инде, шәхсән үземнән сюрприз көтә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев