Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дин белгече ислам динендә булмаган ата-ананы никахка чакыруны кирәк дип саный

Алар башка дин кешеләре булса да, без исламның матурлыгын күрсәтергә тиеш, дигән фикердә ул.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов никахлашучыларның ата-аналары ислам динендә булмаса да, аларны никахка чакыруны тиеш дип саный. Бу хакта ул “Шәригать эзләре буенча” дигән лекториясендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Никах мәҗлесенә ата-ананы чакыру кирәк. Аларның нинди дин тотуларына карамастан, бу – фарыз. Мөселман реалияләрендә мондый хәлләр еш күзәтелә. Ата-анага битараф карарга ярамый, ул зур проблема тудыра. Алар башка дин кешеләре булса да, без исламның матурлыгын күрсәтергә тиеш”, - диде ул.

“Аңлашыла, мөселман булмаган ата-аналар никахка каршы чыгарга мөмкин. Ата-ананың исламга карата тискәре фикердә калуы ихтимал. Әмма аларны кире кагарга ярамый. Ата-ана никах турында белергә тиеш һәм хокуклы да”, - диде Закир Шәрипов.
 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев