Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Динә Гарипова бар дөньяны әсир итте һәм "Евровидение" финалына чыкты [+видео]

Динә Гарипова Швециянең Мальме шәһәрендә узган "Евровидение-2013" халыкара җыр конкурсы финалына чыкты.

Россияне тәкъдим итүче Татарстанның атказанган артисткасы, "Голос" шоу-тамашасы җиңүчесе 22 яшьлек Динә Гарипова беренче ярымфиналда җирәбә буенча алтынчы булып чыгыш ясады.
Динә Гарипова Швеция продюсерлары Габриэл Аларес һәм Иоаким Бьонберг белән Россия авторы Леонид Гуткин бергә иҗат иткән "What If" ("Что, если...") җырын искиткеч итеп башкарды. Сәхнәдә төрле зурлыктагы шарлар урнаштырылган, алар җыр вакытында яктырталар иде. Динә Гарипова әңгәмәсендә, бу шарлар һәркемдә яшәгән өметне символлаштыра дип белдерде.
Татарстан җырчысы бар игътибарын җырга гына бирде, сәхнәдә аз хәрәкәтләнде. Җырның кушымтасын башкарганда, аңа бэк-вокалчылар кушылды һәм тамашачылар залына өметләре белән уртаклашкандай шарлар очырдылар.
Беренче ярымфиналда каташучы илләр вәкилләре түбәндәге тәртиптә чыгыш ясады: Австрия, Эстония, Словения, Хорватия, Дания, Россия, Украина, Нидерланды, Монтенегро, Литва, Беларусь, Молдова, Ирландия, Кипр, Бельгия һәм Сербия.
Бу конкурста 39 ил катнашты. Бүген беренче ярымфиналда 16 ил җырчысы катнашты, шулай ук Россиядән дә. 16 майда икенче ярымфиналда 17 ил вәкиле чыгыш ясый, ә 18 майда финалда беренче турларның 10 җиңүчесе, шулай ук Швеция һәм "большая пятерка" башкаручылары җырлаячак.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев