Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диния нәзарәте карамагындагы татар мәктәбе Казанның Гагарин урамында булачак

"Ниятебез - безгә бирелгән бинаны зур, тулы куәтле мәктәп итү", - диде бүген журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы татар мәктәбе Казанның Гагарин урамында булачак. "Ниятебез - безгә бирелгән бинаны зур, тулы куәтле мәктәп итү", - диде бүген журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Яңа мәктәп төзеләчәк дигән хәбәр быел апрель аенда мәгълүм булган иде. Моңа кадәр Казанда Диния нәзарәте нияте белән "Мозаффария" кызлар мәдрәсәсен сафка бастыру планлаштырыла иде, бу эш өчен халыктан хәйрия акчасы җыю да оештырылды. Әмма апрельдә мөфти планнарның үзгәргәнен хәбәр итте.

“Мозаффария” мәдрәсәсеннән күпкә зуррак, яңа һәм заманча бина төзү өчен җир бүлеп бирү мөмкинлеге килеп чыкты. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә барлык кызыксынган яклар тарафыннан да актив өйрәнелә һәм эшкәртелә. Җыелган барлык акчалар исә, һичшиксез, үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча - татар мәктәбен төзүгә юнәлдерелү өчен сакланып тотылачак”, - дип язды ул вакытта мөфти инстаграмда.

Бүген ифтар мәҗлесендә мөфти "Мозаффария" мәдрәсәсен сафка бастыру ниятеннән ваз кичүләренең сәбәбен дә аңлатты. "Әгәр "Мозаффария"не ачсак, безгә "мәктәбегез бар инде" диярләр иде, ә аның мәйданы нибары 800 кв.м."

Мөфти шулай ул Балтач районында егетләр өчен пансионат ачу нияте барын да хәбәр итте. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев