Диния Нәзарәте яңа белем бирү проектын башлый – “Бер көндә белем алу мәктәбе”
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яңа белем бирү проектын башлап җибәрә - “Бер көндә белем алу мәктәбе”. Әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра.
5 дәрестән торган курслар атнага бер мәртәбә оештырыла. Курсларга 12 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәркем языла ала.
Курсның программасы түбәндәге дәресләрдән гыйбарәт :
1 дәрес. «Кереш өлеше»: нәрсә ул ислам, аның нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госельне ничек башкарырыга, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр;
2 дәрес. «Намаз дәресләре»: намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе;
3 дәрес. «Гакыйдә дәресләре»: гакыйдә, ислам гакыйдәсенең әһәмияте.
4 дәрес. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.
5 дәрес. «Ураза дәресләре»: ураза тоту тәртипләре, уразаның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкәт, хаҗ кылу, хәрам һәм хәләл.
“Бер көндә белем алу мәктәбе”ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә 3 сәгать дәвамында Казанның Гәлиев мәчетендә узачак.
Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам дине нигезләрен үзләштерергә, намаз укырга өйрәнергә теләге булган мөселманнарны әлеге файдалы һәм нәтиҗәле курсларга чакыра. “Бер көндә белем алу мәктәбенә” 20 мартка кадәр +7 951 062 62 63 телефоны аша язылырга яисә онлайн-гариза калдырырга мөмкин.
Дәресләр 2018 елның 25 мартында башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев