Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру 589 кешенең сәламәтлегендә тайпылышлар табарга ярдәм иткән

Районда диспансерлаштыру 2015 елда да дәвам итә. Ул хроник авыруларны, яман шеш һәм кешеләрнең инвалидлыгына һәм үлеменә китерүче күп кенә башка авыруларны вакытында ачыклауга юнәлдерелгән. Узган ел медицина тикшеренүен 5151 өлкән кеше, 6675 бала узды. Шул исәптән 183е -ятим һәм авыр тормышта яшәүче балалар. Диспансерлаштыру 589 өлкән кешенең сәламәтлегендә төрле...

Районда диспансерлаштыру 2015 елда да дәвам итә. Ул хроник авыруларны, яман шеш һәм кешеләрнең инвалидлыгына һәм үлеменә китерүче күп кенә башка авыруларны вакытында ачыклауга юнәлдерелгән. Узган ел медицина тикшеренүен 5151 өлкән кеше, 6675 бала узды. Шул исәптән 183е -ятим һәм авыр тормышта яшәүче балалар. Диспансерлаштыру 589 өлкән кешенең сәламәтлегендә төрле тайпылышлар табарга ярдәм итте. Болар нигездә йөрәк-кан тамырлары, сулыш, ашкайнату юллары авырулары. Моннан тыш 1148 балада азканлылык, сулыш органнары, сөяк авырулары табылды һәм дәвалау чаралары билгеләнде. Тикшерүләр 30 кешедә яман шеш авыруларын башлангыч чорында ачыкларга мөмкинлек бирде. Бу саннар үзе үк диспансерлаштыруның әһәмияте турында сөйли. Авырулары ачыкланган кешеләрнең күбесе моңа кадәр үзләрен сәламәт хис иткәннәр.

Быелгы диспансеризациягә 12 гыйнварда гына старт бирелсә дә, йөздән артык кеше сәламәтлеген тикшертте инде. Вакыт бар әле дип тынычланмаска кирәк. Никадәр иртәрәк тикшеренсәк, авыруны шулкадәр тизрәк җиңеп булачагын онытмыйк. Быел диспансерлаштыруны 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1994 елларда туганнар узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев