Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре эшкә велосипедта килде

Алар Казанда велосипед юллары төзергә кирәк дип исәпли.

Бүген Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре илкүләм уза торган “Эшкә – велосипедта” акциясенә кушылды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Парламент Аппараты хезмәткәрләре, бүген эшкә ике тәгәрмәчле транспортта килеп, “тимер ат”ларын Дәүләт Советы каршында җиһазландырылган махсус велосипед кую урынында калдырган.

Катнашучылар акцияне уңай бәяләп, сәламәтлеккә булган файдасы турында да әйткщн.

"Акциядә катнашучы хезмәттәшләребез әйтүенчә, Казанда велосипед юллары төзергә кирәк. Андый тәҗрибә республикабызда – Әлмәт шәһәрендә бар инде", диелгән әлеге хәбәрдә. 

Фото: gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев