Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Советында пилотсыз автомобильләр турында беренче закон проектын эшләделәр

РФ Дәүләт Думасы Рәисе ТР Дәүләт Советыннан инновацион транспорт чараларын үстерү өчен тәкъдимнәр кертүне сорады.

 ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында инновацион транспорт чаралары эшен регламентлаштыручы закон проекты турында фикер алыштылар.

«Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшиннан әлеге мәсьәләне өйрәнергә, Дәүләт Думасына, инновацион транспорт чараларын үстерү өчен хокукый база булдыру максатыннан, закон чыгару инициативасы рәвешендә тәкъдим кертергә кушты», — дип хәбәр итте комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин.

Проектның җитәкчесе итеп алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул әлеге канунны кабул итү күп кенә башка законлы норматив актларны эшләүне стимуллаштыру өчен кирәк, диде.

«Бездә координацияләүче орган юк. Бу тоткарлык ясый. Моннан тыш, кайбер юнәлешләр буенча бушка акча түгүне аңлатачак, күпме акча сарыф итеп, аның кирәк булмавы да ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә бу федераль орган вәкаләтләре законда язылырга тиеш», - диде Марат Галиев.

Электр һәм автоном автомобильләрне эксплуатацияләргә ярдәм итәчәк тәкъдимнәр белән «КАМАЗ» ГАҖнең инновацион продуктлар буенча директоры Фирдәүс Кәбиров чыгыш ясады.

«Без бу инициатива белән чыктык, бу автоном транспорт чараларын сынау өчен махсус илкүләм полигоннар төзү. Безгә шәһәр һәм шәһәр мохите имитациясе булган полигон кирәк», — диде докладчы.

Ул полигоннардан тыш, юлларны навигацион җиһазлар, киң полосалы Интернет һәм зарядка станцияләре белән җиһазландырырга кирәк, дип өстәде.

Теманы дәвам итеп, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады, ул бу өлкәдә бердәм контроль органы һәм норматив-хокукый база булдыру мөһимлеген әйтте.

«Кызганычка, бүген Россия Европадан артта калу норматив-хокукый һәм норматив-техник документлар өлкәсендә Европадан 10 тапкырдан артык артта калган. Әгәр

Фото: архив/ Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев