Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәреслекләрне әти-әни алырга тиешме?

Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел Бу турыда Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр иткән. Ул төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне таләп итә.

- Май аенда без Россия төбәкләренең барысында да укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы буенча мониторинг үткәрдек. Май аенда 50-60 процент баланың китаплары булмавыачыкланган. Мин әлеге төбәк башлыкларына, исемнәрен атап тормыйм, мөрәҗәгать итеп, һәр мәктәп укучысын да дәреслекләр белән тәэмин итүләрен сорадым. Минем уйлавымча, әлеге мәсьәлә һичшиксез хәл ителәчәк, - диде Ливанов Грозныйда педагогларның Август конференциясен йомгаклаганда.
Аның сүзләренчә, соңгы вакытта Россия мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналарның китапларны үз акчаларына алу уңаеннан булган мөрәҗәгатьләре арткан. "Мәгариф турында"гы закон буенча исә дәүләт баланы мәктәптә уку вакытында тулаем уку әсбаплары комплектлары белән тәэмин итәргә тиеш. Әлеге бурыч Россиянең һәр субъектында, һәр мәктәббендә үтәлергә тиеш.
- Әгәр дә ата-аналар тарафыннан әлеге китаплар өчен акча түләү фактлары булган икән, бу законга каршы гамәл. Андый очраклар булганда әти-әниләр Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек яки Россия мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясенә хәбәр итәргә тиешләр, без тәртип салырбыз,- дип белдерә Ливанов.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев