Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре игътибарына

2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.

2020 елның 25 декабрендә африка дуңгыз чумасы диагнозы расланган.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 20 декабрендә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыктан, моны аңлап, җитди карауларын сорый. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, АЧС чыганакларын бетерү буенча эпизоотик чыганакның беренче зонасында дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясе хуҗаларыннан аерып алына һәм юк ителә. Әлеге чаралар инфекциянең алга таба таралуын булдырмау максатыннан үткәрелә.

Хайваннарны хуҗалыктан алу, аларның тере үлчәменнән һәм продукция авырлыгыннан чыгып, алынган вакыттагы базар бәясеннән компенсацияләнәчәк.

Дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать. Инфекция керүне булдырмас өчен түбәндәгеләрне тиешенчә тәэмин итәргә кирәк:

-предприятиенең ябык эш режимында эшләвен;

-дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләвен;

-автотранспортны тулысынча дезинфекцияләүне тәэмин итәргә;

-дезинфекция чаралары запасын булдырырга;

-кошчылык һәм дуңгызчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә шәхси хуҗалыкларда йорт дуңгызлары һәм кош-корт үстерүне һәм  тотуны тыярга;

-хезмәткәрләрне махсус өс киемнәре һәм аяк киемнәре белән тәэмин итәргә;

-киемнәрне үзәкләштерелгән юуны оештырырга;

-хуҗалыклар һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә кош гриппы һәм АЧС булган территорияләргә чыгып йөрүне тыярга;

-авыру булуга шик туган очракта, Ветеринария идарәсенә кичекмәстән хәбәр бирүне тәэмин итәргә;

-дуңгызларны һәм тере кош-кортны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгын, технологик җайланмаларны законсыз кертүгә юл куймаска;

-шулай ук АЧС һәм кош гриппы буенча имин булмаган территорияләрдән терлек азыгы кертүгә юл куймаска. Аларга вирус эләккән булырга мөмкин.

-дуңгызлар тоту буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен мөмкин кадәр төгәл үтәүне тәэмин итәргә, ә шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар тотучы гражданнарның дуңгызларны чыгарып йөртмәүләрен тәэмин итәргә.

Белешмә өчен:ел башыннан Россия Федерациясендә 265 инфекция очрагы теркәлгән, шул исәптән йорт дуңгызлары арасында - 159, кыргый кабаннар арасында – 106.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев