28 декабрь 2020 яңалыклары
-
29 декабрьгә һава торышы
29 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Кайбер районнарда томан һәм сыкы төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -15..-20˚, аязганда -22..-27˚, көндез -12..-17˚ градус булачак. Юлларда бозлавык.
-
Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчеләре арасында «Хакимият индексы»нда икенче урынны алды
Рейтингны «Давыдов.Индекс» агентлыгы аналитиклары әзерләгән.
-
Авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты
2020 нче елның 27 нче гыйнварында Шәмәрдән, Шекше авылында, авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды. Шәмәрдән бозында Тимершык, Байлар Сабасы, Арташ, Шәмәрдән командалары очрашты.
-
Новый год без долгов
.
-
Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарына мәктәп автобусларыннан символик ачкыч тапшырды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга яңа мәктәп автобусларыннан символик ачкыч тапшырды.
-
Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
-
Кремль чыршысы быел беренче мәртәбә телевизион форматта узачак
Яңа ел спектаклен 31 декабрьдә «Карусель» телеканалында күрсәтәчәкләр.
-
Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 нче туры "Иң көчле чаңгычылар ярышы"
Татарстан Республикасы Чемпионатының беренче туры "Иң көчле чаңгычылар ярышы" Зәйдә үтте. Саба муниципаль район командасы авыл җирлеге арасында мактаулы 2 урынны алды. Безнең спортчылар нәтиҗәләре: Таипов Алмаз-2 урыны (спринт төре буенча); 2 нче урын (10 км); 1 урын (15 км ирекле стиль); Хабирова Сабина-3 урын (5 км өчен ирекле стильдә). Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм сезгә яңа җиңүләр телибез!
-
Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында татар халык ашлары сатыла башлаган
Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары татар милли камыр ризыкларыннан авыз итә ала.
-
Казанның төп чыршысы Россиядәге иң матур чыршыларның берсе булды
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 63 процентына «Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм чыршысы ошаган.
-
Узып баручы елның соңгы көннәрендә 32 градуска кадәр салкыннар көтелә
29 декабрьдә явым-төшемнәрсез булачак, ә 30 декабрьдә бераз кар явуы көтелә.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на магистральных трубопроводах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонтные работы на участках магистральных трубопроводов в Свердловской, Кировской областях, Пермском крае и Республике Татарстан.
-
2021 елның 2-9 гыйнвар көннәрендә Байлар Сабасының үзәк чыршы янында үткәрелә торган чаралар
2021 елның 2-9 гыйнвар көннәрендә Байлар Сабасының үзәк чыршы янында үткәрелә торган чаралар.
-
Дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре игътибарына
2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк
Бүгенге көндә республикада барлыгы 12 мең 784 Covid-19 авыруы очрагы теркәлгән. Декабрьдә атналык үсеш темпы тотрыклы кала һәм 0,8% тан артмый. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.