Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында татар халык ашлары сатыла башлаган

Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары татар милли камыр ризыкларыннан авыз итә ала.

Нью-Йоркта Брайтон-Бич һәм Кони-Айленд-авеню киселешендә (АКШ) татар халык камыр ризыклары белән сату итүче киоск пәйда булды. Бу хакта Фэйсбуктагы «Татарча Америка» төркемендә хәбәр ителә.

Яңа ачылган сәүдә ноктасы «Бәхетле. Татар камыр ризыклары & пирожкилар» дип атала.

«Брайтонда бу эшне ниндидер кыз башлап җибәрде. Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм бирсен һәм безгә Салаватның өр-яңа кассеталарын җибәреп торсын», — дип комментарий калдырганнар Фэйсбук сайтын кулланучылар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев