Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узып баручы елның соңгы көннәрендә 32 градуска кадәр салкыннар көтелә

29 декабрьдә явым-төшемнәрсез булачак, ә 30 декабрьдә бераз кар явуы көтелә.

Алдагы ике көндә Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.  

29 декабрьдә төнлә һәм көндез термометр баганалары -16-21 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -25 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы -12, -17 градуска кадәр төшәчәк. Аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.

30 декабрьдә көндез урыны белән бераз кар явачак. Төнлә температура -21, -26 градус булачак, көнчыгыш районнарда һәм аязганда 32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -11, -16 градус, ә көнчыгыш районнарда -21 градус салкын булачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Яңа ел төнендә һәм яңа елның беренче көнендә җылытачак. Бүген республикада кар явачак һәм томан төшәчәк. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев