Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк

Бүгенге көндә республикада барлыгы 12 мең 784 Covid-19 авыруы очрагы теркәлгән. Декабрьдә атналык үсеш темпы тотрыклы кала һәм 0,8% тан артмый. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, ковид пневмониясенең өлеше 46% ка артуга карамастан, алар арасында авыр очраклар өлеше 33% ка кимегән. Балалар арасында авыру олыларныкына караганда 8 тапкыр кимрәк. Куркыныч янаучы төркемдә 65 яшьтән өлкәнрәкләр кала: бу төркемдә авырулар саны 71% ка арткан.

Чикләү чаралары гамәлдә булган чорда Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан 13,5 мең күрсәтмә бирелгән, 29 меңнән артык объект тикшерелгән – һәр 10 объектта хокук бозулар ачыкланган. Предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан антиковид чараларны үтәмәгән өчен 1200 беркетмә төзелгән. Барлыгы 10 млн сумнан артык күләмдә 828 закон бозучыга җәза билгеләнгән инде. Тупас бозулар өчен 37 объектның эшчәнлеге 5 тән 90 тәүлеккә туктатылды.

Иң тәртиплеләре сәнәгать предприятиеләре булып чыкты, алар арасында тәртип бозучылар нибары 1,5% тәшкил итте. Аеруча еш хокук бозулар хосусый медицина оешмаларында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларында һәм җәмәгать туклануы системасында ачыкланды.

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлыкны тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында белдерде. "Ачык һавада күбрәк чаралар үткәрергә кирәк: парклар, шугалаклар һәм башка мәйданчыкларда. Яңа ел каникулларында барлык ашыгыч хезмәтләрнең эшен көчәйтергә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларының эшен көчәйтелгән режимда тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кышкы чорда балаларның мәшгульлеген тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Моның өчен барлык мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын, спорт һәм мәдәният объектларын тиешенчә әзерләргә кирәк.

Фото: скриншот

Чыганак: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев