Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

undefined

Яңа ел бәйрәме алдыннан без гадәттәгечә нәтиҗәләр чыгарабыз һәм алдынгы гражданнарны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтәбез, диде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә.

Ул искә төшергәнчә, елның иң мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалары – республика оешуның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү. Бу вакыйгалар татарстанлыларның бердәмлегендә һәм горурлыгында мөһим фактор булды, барысын да туган Татарстаныбыз һәм Россия Федерациясе файдасына алга таба нәтиҗәле эшкә җәлеп итте.

Юбилей даталары кысаларында әһәмиятле иҗтимагый-сәяси чаралар узды, күп кенә социаль-мәдәни һәм инфраструктура объектлары ачылды, республика башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Туган республикабыз үсешенә үзләренең иҗади хезмәтләре белән өлеш кертүчеләргә без бик рәхмәтле, дип белдерде Татарстан Президенты.

undefined

"Ватаныбыз Геройларын һәм бүген безнең белән булган хөрмәтле хезмәт ветераннарын аерым хис белән сәламлим. Сез – батырлык һәм каһарманлык символлары, сездән татарстанлыларның үсеп килүче буыны үрнәк ала. Республиканың күп милләтле халкы исеменнән Сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Нык сәламәтлек һәм озын гомер сезгә», - диде ул.

Шунысы куанычлы, узып баручы елда, кыенлыкларга карамастан, республика тотрыклы үсешне дәвам итә, кайбер мөһим күрсәткечләр буенча Россия Федерациясендә лидерлык позицияләрен саклый. «Без барлык социаль йөкләмәләрне үтибез, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген залда сәнәгать, бизнес һәм социаль өлкә тармаклары вәкилләре – республиканың икътисадый һәм социаль үсешен тәэмин итүчеләр күп. Сезнең иҗади хезмәтегез хаклы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән», - диде Татарстан Президенты.

Ул фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать вәкилләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезнең белемегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз республикада бик кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.

«Татарстан уникаль тарихи-мәдәни мираска, милли гореф-гадәтләргә, күршелек һәм кунакчыллык атмосферасына ия. Милләтара һәм диниара тынычлык һәм татулык безнең республиканың аерым бер үзенчәлеге булып тора. Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Хакимият органнары, бизнес бергәлек һәм киң җәмәгатьчелек тырышлыгы белән ул яхшы эшләр һәм мөһим нәтиҗәләргә бай булыр дип ышанам. Тагын бер кат барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйсым килә. Сезгә нык сәламәтлек, хезмәтегездә яңа казанышлар, бәхет һәм иминлек телим", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: Рәсми Татарстан

Чыганак: Рәсми Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев