Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарына мәктәп автобусларыннан символик ачкыч тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга яңа мәктәп автобусларыннан символик ачкыч тапшырды.

undefined

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды, символик ачкычны тапшыру тантанасында республиканың муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Бүген мәктәп автобусларынан башка һич ярамый, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген балаларны балачагымдагы кебек – атта, борт машинасында йөртмиләр.

800дән артык мәктәп автобусы республикада безнең балаларыбыз өчен эшли, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

undefined

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде, чөнки аның кушуы буенча ил Хөкүмәте карар кабул итте, һәм бүген федераль ярдәм кысаларында без 70 автобус алабыз.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, болар барысы да балалар өчен эшләнә – мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү программасы да, яңа мәктәпләр төзү дә, полилингваль комплекслар төзү дә, мәктәпләрне транспорт белән тәэмин итү дә, күпләп сөт җитештерү дә, боларның барысы да балаларыбызга авылда да, шәһәрдә дә сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.

Соңыннан гадәттәгечә бергәләшеп фотога төштеләр.

Фото: Рәсми Татарстан

Чыганак: Рәсми Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев